16+

Әлмәттә Крещение вакытында су коену өчен урыннар билгеле

Коенырга теләүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

Коенырга теләүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

Шәһәр күлендә бәке 18 гыйнварда 20.00-21.30 сәгатьтә, ә Ямаш авылындагы бәке 21.30-23.00 сәгатьтә изгеләндереләчәк. Бу хакта әлмәт епархиясе хәбәр итә. 

Урыннар коену өчен махсус җиһазландырылган. 

Су коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайлагыз, анда суны ТР Роспотребнадзор тикшерәчәк. Ә ОРВИ симптомнары һәм температура белән чуму катгый тыела. Шулай ук Крещение коенуыннан йөрәк авырулы кешеләргә баш тартырга кирәк, чөнки температураның кискен алышуы аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.


Комментарии

Главное