«Песи баласын буяу өчен пумала буларак кулланган» – социаль челтәрләрдә интернет-кулланучылар якшәмбе көнне булган хәлләрне кыскача шулай тасвирлый. Шаһит сүзләренчә, Әлмәтнең Гафиятуллин урамындагы бер йорты янында бала мәчене буяулы чиләккә манган, аннары аның белән асфальтта рәсем ясаган.