16+

Район басуларында язгы кыр эшләре старт алды

Чәчү эшләрен тулы көчкә башлау вакыты һава торышына һәм туфрак температурасына, дым күләменә, шулай ук культура һәм сорт үзенчәлекләренә бәйле.

Район басуларында язгы кыр эшләре старт алды

Чәчү эшләрен тулы көчкә башлау вакыты һава торышына һәм туфрак температурасына, дым күләменә, шулай ук культура һәм сорт үзенчәлекләренә бәйле.

Быел яз уртача җылы булды, шул рәвешле туфрак салмак җылынды. Бу исә кыр эшләрен бертигез башлап җибәрү өчен уңай шартлар тудырды. Шулай да апрель аенда көннәрнең суытып җибәрүе һәм хәтта кар төшүе күзәтелде.

Табигатьнең болай күңелсезләнеп алуы аграрийлар тарафыннан көтелмәгән яңалык буларак кабул ителмәде, чөнки авыл хезмәтчәннәре моңа күнеккән инде.

– Табигатькә каршы килеп булмый, яз ничек кенә иртә килмәсен, туфрак өлгереп җитәргә тиеш. Аллага шөкер, туфракта бүген дым җитәрлек, көннәр бераз җылыту белән эшләрне тулы көчкә дәвам итәчәкбез. Быел яз матур килә, синоптиклар май аенда җылы, матур көннәр булачагын фаразлыйлар. Ходай кушса эшләрне мөмкин кадәр тиз тотарга тырышачакбыз, – ди авыл хезмәтчәннәре.

 

Хәзерге вакытта район хуҗа-лыкларында уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру, тырмалау кебек мөһим эшләр башкарыла. Бүгенге көндә 10000 гектар мәйдандагы уҗым культураларының 4913 гектарында үсемлекләрне тукландыру эшләре башкарылган. Бу эш күләменең яртысы тәмамланган дигәнне аңлата. Ә менә 8698 гектар мәйданны биләгән күпьеллыкларны тукландыру сизелерлек акрын бара. Бүгенге көндә барлык мәйданның 226 гектарында гына эш башкарылган.

 

Кем җиргә яхшы сыйфатлы орлык кертә, язгы тукландыруны дөрес итеп оештыра – шул отачак. Тукландыруны иртәрәк башлау һәм составында азот һәм микроэлементлар булган ашламалар кертү аеруча зур нәтиҗә бирә. Орлыкларны инкрустацияләү планы 38000 тоннаны тәшкил итә. Хәзерге вакытта 920 тонна орлык инкрустацияләнгән. Әлеге эш «Кичүчат», «Чулпан» хуҗалыкларында, Н. Е. Токарликов исемендәге АҖ дә оешкан төстә алып барыла. Берничә хуҗалык иртә культуралар чәчүгә чыккан инде.

 

– Эш фронты шактый күләмле. Чәчүгә зур әзерлек белән килдек. Орлыклар сыйфатлы, ягулык-майлау материалларына кытлык юк. Һава торышы уңай торган очракта кыр эшләрен тиз тотачакбыз, – ди механизаторлар.

Хуҗалык хезмәткәрләре белән килешәбез, чөнки хәзер төп бурыч – язгы чәчүне кыска срокларда һәм югары сыйфатлы итеп башкару. Язгы чәчүнең оптималь срокларын кичектерү көн саен  аларның потенциаль уңышын 2-3 центнерга киметә. Бу турыда хуҗалыклар хәбәрдардыр дип уйлыйбыз. Шул рәвешле авыл хезмәтчәннәре игелекле хезмәтләрен башлап җибәрделәр, беренче орлыклар җир куенына иңде. Хуҗалыкларга язгы кыр эшләрен уңышлы гына тәмамлап чыгуларын теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева


Комментарии

Главное