16+

Әлмәт районында урып-җыю кампаниясе алдынгыларын хөрмәтләделәр

Әлмәт районында күркәм традиция буенча урып-җыю кампаниясе чорында югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү булды.

Әлмәт районында урып-җыю кампаниясе алдынгыларын хөрмәтләделәр

Әлмәт районында күркәм традиция буенча урып-җыю кампаниясе чорында югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү булды.

Әлмәт районында урып-җыю кампаниясе алдынгыларын котладылар
 

 

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев игенчеләрнең районның гомуми уңышына керткән өлешен билгеләп үтте һәм  үз хезмәте белән өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Урып-җыю йомгаклары буенча ул «СоюзАгро» ҖЧҖ, Токарликов ис.АҖ,  «Кичүчат» ҖЧҖ, «Березовка» ҖЧҖ, Рәфыйков Э.КФХ һәм «Ярыш»ҖЧҖ хуҗалыкларыннан иң яхшы 27 механизатор һәм комбайнчыны бүләкләде.

«Сезнең хезмәтегез-район иминлегенең нигезе һәм халык өстәлендә икмәк. Эшкә бирелгәнлегегез һәм  җаваплылык белән каравыгыз өчен рәхмәт», - диде Фәнис Мизхәтович, алдынгыларга мөрәҗәгать итеп.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар өчен районда 29 мең гектардан артык җир бүлеп бирелгән, мәйданның 80% ы җыелган инде.

Урып-җыю тәмамлангач, бөртек чистартыла, киптерелә һәм саклауга куела, шул рәвешле, ел дәвамында район халкы игенчеләрнең тырыш хезмәтенең нәтиҗәсен үз өстәлләрендә хуш исле ипи рәвешендә күрә ала.

 


Комментарии

Главное