16+

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 30дан артык хуҗалык үз продукциясен тәкъдим итте

Ярминкәләр 23 апрельгә кадәр узачак.

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 30дан артык хуҗалык үз продукциясен тәкъдим итте

Ярминкәләр 23 апрельгә кадәр узачак.

2 апрельдә Әлмәттә «Торговый двор»  мәйданчыгында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда 30дан артык шәхси ярдәмче хуҗалык һәм крестьян-фермер хуҗалыгы үз продукциясен тәкъдим итте.

"Продукция төрле: шикәр дә, бәрәңге дә, яшел тәмләткечләр дә, яшелчә дә, җиләк — җимеш тә, сезнең өстәлгә кирәк булган бөтен нәрсә дә бар", - дип билгеләп үтте Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев.

Авыл халкы кулай бәяләрдән сыйфатлы продукция сатып ала алды: ит, казылык, сыр, бал, ярмалар, шикәр, хәләл-продукция, яшелчә һәм җиләк-җимеш, җирле җитештерүчеләрдән сөт, ә «Деревня» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бер тонна кәбестә алып кайтты.


"Ярминкәләр очрашу урыны һәм Әлмәттә ял көненең матур традициясе булып тора",-дип язган үзенең телеграмында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр атна саен 23 апрельгә кадәр шимбә көннәрендә узачак.
 


Комментарии

Главное