16+

Татарстанлылар авыл ипотекасын алганда ана капиталын куллана ала

Беренчел взнос сыйфатында ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин.

Татарстанлылар авыл ипотекасын алганда ана капиталын куллана ала

Беренчел взнос сыйфатында ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин.

 Бу хакта матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

«Гражданнар ипотеканы еллык 0,1% тан 3% ка кадәр ташламалы ставка буенча ала алалар. Ипотека кредитын җир участогы сатып алу һәм анда торак төзү, әзер шәхси йорт сатып алу, булган участокта торак төзү өчен файдаланырга мөмкин», - дип сөйләде ул.


Мәхмүтов сүзләренә караганда, кредитны түләүнең максималь вакыты 25 елны тәшкил итә. Ташламалы авыл ипотека программасында катнашу өчен үз акчаларыңның кимендә 10% ын кертергә кирәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, әлеге юнәлеш буенча кредитның иң зур суммасы 3 млн.сум тәшкил итә, дип ачыклык кертте. 

 


Комментарии

Главное