16+

Тямаев әлмәтлеләрне бургер белән сыйлаячак

Әлмәт тарихындагы иң зур гастрономия фестивале республиканың 50 дән артык ресторанын кабул итәчәк.

Әлмәт тарихындагы иң зур гастрономия фестивале республиканың 50 дән артык ресторанын кабул итәчәк.

Фестиваль «Бәхетле Әлмәт» шәһәр акциясе кысаларында 8 сентябрь көнне 10:00 нан 21:00 сәгатькә кадәр «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырыла. Аның кысаларында Татарстанның танылган пешекчеләре мастер-класс уздырачак.

Моннан тыш, бәйрәм кунаклары молекуляр кухня ризыкларын, кыздырылган туңдырма, күмер өстендә пешерелгән хот-дог, стейк, бургерлар, алкогольсез коктейль һәм авторлык десертларын татып карый алачак. 

Чарада шулай ук Казанның күренекле ресторан һәм кафелары да кунак була. Татарстан фермерлары исә үз продукцияләрен сатуны оештыра, ә «бәхетле сәгать»ләргә эләгүчеләр туклану нокталарындагы ташламалардан һәм комплиментлардан файдалана алачак. 

Ә кич белән күрше мәйданчыкта Салават Миңнеханов, Лэйна, Фирдүс Тямаев, Юлиана Караулова, Burito катнашында зур концерт узачак.

Фото: Инстаграм


Комментарии

Главное