16+

Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты узачак

Ярышлар берничә категориядә узачак. Триатлон буенча Россия чемпионаты Әлмәттә 7-9 августта узачак.

Ярышлар берничә категориядә узачак. Триатлон буенча Россия чемпионаты Әлмәттә 7-9 августта узачак.

Россия триатлон Федерациясе чемпионатны үткәрүнең яңа даталарын раслады, дип хәбәр итә Татарстан спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярышлар берничә категориядә узачак: олылар, 23 яшькә кадәр һәм яшүсмерләр.

Беренче стартлар 8 августта яшүсмер кызлар арасында булачак, бер сәгатькә соңрак яшүсмер егетләр старт алачак.

Шимбә программасын хатын-кызлар (18-23 яшь), ә аннары ир-атлар (18-23 яшь) дәвам итәчәк.

9 августта Россия чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында эстафета командалары арасында ярышлар, шулай ук 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Бөтенроссия ярышлары узачак.


Комментарии

Главное