16+

Әлмәттә музыка фестивале узачак

Чара балаларны яклау көнендә булачак.

Әлмәттә музыка фестивале узачак

Чара балаларны яклау көнендә булачак.


Әлмәтнең шәһәр пляжында 1 июньдә Almet Music Fest була. Фестиваль 16:00 сәгатьтә башлана.

Төп сәхнәдә Әлмәт, Казан, Лениногорск, Бөгелмә һәм Яр Чаллыдан башкаручылар һәм музыкантлар чыгыш ясаячак.

Шәһәр халкын һәм кунакларны бушлай мастер-класслар, интерактив зоналар, автотавыш һәм мотоцикллар күргәзмәсе көтә.

Моннан тыш, 31 майда «Креатив процесслар фабрикасы»нда фестивальнең белем бирү блогын тәкъдим итәчәкләр.

Әлмәтлеләрне дискуссияләргә, иҗади очрашуларга һәм лекцияләргә чакыралар. Мәйданчыклар 11:30-17:20 сәгатьләрдә ачык булачак.

 

Фестивальгә керү ирекле.

 


Комментарии

Главное