16+

Урам театрлары артистлары әлмәтлеләрне тамашалары белән сөендерүләрен дәвам итә

Яңа ел программасы өч урында оештырылган.

Яңа ел программасы өч урында оештырылган.

Яңа ел каникулларында урам театрлары артистлары Әлмәт халкын тамашалар белән сөендерүне дәвам итә. 4 гыйнварда «Каракүз» скверына килүчеләрне 14.00 сәгатьтән  кышкы уеннар һәм әкияти персонажлар йөреше көтә. Ә 18.00 сәгатьтә "Легкие крылья" театры «Пингвиннар» спектаклен күрсәтәчәк.Шулай ук бүген 16.30-17.30 сәгатьләрдә компетенцияләр үзәге янында һәм "Яшьлек" скверында кышкы уеннар узачак. 

5 гыйнварда шундый ук программа өч урында да узачак, ә 18:00 сәгатьтә тамашачылар "Каракүз" скверында «Абикины сказки» спектаклен күрә алачак. Яңа ел программасы 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 

 


Комментарии

Главное