16+

Әлмәттә арт-объектлар буенча бушлай экскурсияләр башлана

Проект "Татнефть" ярдәмендә тормышка ашырыла.

Әлмәттә арт-объектлар буенча бушлай экскурсияләр башлана

Проект "Татнефть" ярдәмендә тормышка ашырыла.

 Беренчесе 1 май көнне 11:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны-Тукай скульптурасы, маршрут шәһәрнең җылылык челтәре һәм буалар каскады аша узачак, “Татнефть” скверы янында төгәлләнәчәк. Экскурсия якынча 1,5 сәгать дәвам итәчәк.

Икенчесе 2 май көнне 11:00 сәгатьтә район үзәк хастаханәсе янында башлана.

4 май көнне 13:00 сәгатьтә “Госпожа Гусыня” муралы янына чакыралар.

9 май көнне 14:00 сәгатьтә  велоэскурсия узачак, очрашу урыны - «Панорама» сәүдә үзәге янында.

Экскурсияләрдә катнашу өчен “Алтын алма турында әкиятләр” арт-программасының рәсми сайтында алдан теркәлергә кирәк.

 


Комментарии

Главное