16+

Әлмәтлеләргә «CIRQUE DU SOLEI" артисты бушлай мастер-класс үткәрәчәк

Дәресләр 2 көн дәвам итәчәк.

Дәресләр 2 көн дәвам итәчәк.

2 һәм 3 ноябрьдә Әлмәтнең "Легкие крылья" урам театрына Андрей Кислицин киләчәк.

Ул «Cirque du Soleil" аренасында чыгыш ясау буенча зур тәҗрибәгә ия. Артист актерлык осталыгы буенча киң программа әзерләгән һәм үзенең мастер-классларына чакыра.

Мастер-класслар актерлар һәм һәвәскәр театрлар режиссерлары өчен файдалы булачак. 16 яшьтән өлкәнрәк һәркем 2 көн буена интенсив дәресләрдә катнаша ала.

Мастер-класска бару өчен гугл-формаларда теркәлерга кирәк. (Тулырак @almet_street_theatre)

Дәресләр И. Зарипов проспекты, 41, 1003 нче бүлмә, "Легкие крылья" урам театры йорты адресы буенча узачак.


Комментарии

Главное