16+

Тере посылка

Мексика таможнясында бу көннәрдә искиткеч вакыйга булган. Тикшерүче эт бер посылка салынган пластик контейнер янында озак иснәнеп тора, китми. Тартманы ачкач, кешеләр шакката: анда юлбарыс баласы утырган була.

Тынычландыручы бик күп дару эчергәнлектән, бичара җәнлек тыныч утырган, тавыш чыгармаган. Аның организмының сусызланган булуы да ачыкланган. Сәер посылка “эчлеген” Җәнлекләрне коткару үзәгенә озатканнар, ә аны салучыны һәм алырга тиешле кешеләрне эзли башлаганнар.

http://kiziltan.ru/

Комментарии

Главное